Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр иттеләр.
2017 елгы программага Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама дәваханәләре кертелгән. Программа кысаларында 2018 елда 1 176 396 кеше беркетелгән 73 учреждение төзекләндереләчәк. Капиталь төзекләндерү гомуми мәйданы 312 мең кв.м. булган 197 объектка таләп ителә.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, журналистлар сорауларына җавап биреп, программаны финанслауның гомуми лимиты 7,5 млрд сум тәшкил итә, бу Татарстан Республикасы бюджеты акчасы, дип белдерде.