Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә "Алабуга" МИЗ объектлары төзелешен карау буенча, киңәшмә булды. Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.
Очрашуда түбәндәге "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасының объектларында төзү-монтаж эшләрен башкару мәсьәләләр каралды, шул исәптән "6 машинага янгын сүндерү депосы", "Синергия" Автокомпонентлар җитештерүче Индустриаль-технологик паркы. Корпус №1 (СМЦ урнаштыру өчен)". Хәзерге вакытта "Гидропромжилстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте янгын депосы бинасының каркасын оештыру буенча монолит бетон эшләрен төгәлләгән, инженерлык челтәрләрен билгеләгән, беренче катта кирпеч диварлар башкарган, сэндвич панельләр монтажлау һәм түбә урнаштыру эшләрен башкара. "Синергия" Автокомпонентлар җитештерүче Индустриаль-технологик паркы. Корпус №1 (СМЦ урнаштыру өчен)" объектында субайлар кадаклавы тәмамлана, фундаментлар оештыру буенча эш башланган.