ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында 2016-2017 елларда 142 күпфатирлы йортны (3191 фатир) һәм шәхси сектордагы 250 йортны шәхсән җылыту системасына күчерү планлаштырыла. 564 күпфатирлы йорт һәм 19 шәхси йорт хуҗаларыннан гаризалар тапшырылган. Эшләр 7 күпфатирлы йортта (82 фатирда) алып барыла. 2016 елның 26 октябренә карата монтажлау эшләре 3 күпфатирлы йортта (58 фатирда) тәмамланган.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2017 елда республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарә компанияләре рейтингын бастырып чыгарырга әзерләнә.

Якын киләчәктә Төбәк Үзәге республиканың бишенче сыйныфлары өчен коммуналь өлкәсендә юридик белемнең нигезен буенча махсус укыту программасын кертергә ниятли.

Казанда ОАО "Казан ярминкәсе" территориясендә 2016-нче елның 23-25 ноябрьдә 7-нче конгрессы һәм "Чиста су" исемле махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тикшерү уздыра торган районнарда 2016 нчы елда капиталь ремонт буенча  кыска вакытлы программаны тормышка ашыру кысаларында 122 күпфатирлы йорт, шул исәптән: Зәй муниципаль берәмлегендә  – 13 йорт, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә  – 106 йорт, Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә 3 йорт төзекләндерелде.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 25 октябрьдә КГАСУда "Бик каты түземле цемент бетонлары: технологиясе, конструкцияләре, икътисады" исемле I Халыкара фәнни-техник конференциясе ачылды .

27-нче октяберьдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы ярдәме белән техник конференция һәм "Уңайлы һәм арзан архитектурада заманча утяктырткыч конструкцияләр" исемле тугәрәк өстәл узачак. 

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы буенча 41 санлы йортта яшәүченең гомумйорт ихтыяҗларына кайнар һәм салкын су өчен түләүне исәпләү дөреслегенә бәйле мөрәҗәгате каралды. 


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

28-нче октяберендә "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге"   хисаплау узелларының эшләвен һәм күпфатирлы йортларга җылыны погодага карап бүлүне җайга салуны тикшерү өчен чираттагы тикшерүне Казан, Габишев урамы, д. 25б - адресында үткәреләчәк. Тикшерү кысаларында җылылык белән тәэмин итү системасын, ә дөресерәген әйткәнчә, узел эшенең хисаплау һәм погодага карап җайга салу буенча тикшерүләр үткәреләчәк.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Баулы ш., С.Сәйдәшев ур., 24 й., 30 ф. адресы буенча яшәүче А.М. Әхмәтҗановтан торак йортны кайнар су белән тәэмин итүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International