«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Авангард” ИК ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.23.2 ст. буенча, КФЙ карата техник документларны һәм мондый КФЙ белән идарә итүгә бәйле башка документларны тапшыру турындагы законнарның таләпләрен бозган өчен, санап үтелгән КФЙ карата документларны яңадан сайланган ИК тапшырмаган өчен гомуми 1,2 миллион сумлык 8 карар чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча I халыкара форум эшендә катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә чит илләр һәм Россия экспертлары, шулай ук девелоперлар һәм төзелеш алып баручылар катнашты.
Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.
Әгерҗе районында республика президент программасы буенча Тирсә Мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Буада яңа ипотека йорты төзелә. Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов сүзләренә караганда, тагын берничә айдан ипотека буенча чиратта торучылар яңа квартиралар алачак. Бүгенге көндә шәһәрнең Гагарин урамында 7 номерлы йорт адресы буенча ике катлы 22 квартиралы йорт төзелеп килә. Аны подрядчы “Төзелеш технологияләре” оешмасы эшчеләре икенче ел башында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
.
2016 елның 23 сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу, шулай ук энергияне саклау турындагы законнарны бозу очракларын бетерү турында “Шеронова-23” ТМШ вазифаи затына яңадан бирелгән, үтәлү вакыты узган 5 күрсәтмәнең үтәлеше урынга чыгып планнан тыш тикшерелде.
ООН ХАБИБАТ III конференциясендә Россия Федерациясенең делегация җитәкчесе, Россия Төзелеш Министырылыгының урынбасары Андрей Чибис шәһәрне төзекләндерү һәм усеше өлкәсендә ачык һәм хаман яңарып баручан халыкара иң яхшы тәҗрибәләр каталогын ясау инициативасы белән чыгыш ясады.
2015-нче елның нәтиҗәләре буенча "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" исемле конкурсының җиңүчеләре билгеләнде, алар арасында - Татарстан авыл җирлекләре дә бар.