2015-нче елның нәтиҗәләре буенча "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" исемле конкурсының җиңүчеләре билгеләнде, алар арасында - Татарстан авыл җирлекләре дә бар.
II-нче категорияда, аңа 100 меңнән дә артык кеше булган шәһәр җирлекләре яки шәһәр округлары керә, иң яхшы шәһәр булып, Башкортстан Республикасының Октябрьский һәм Стәрлетамак шәһәрләре, Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре һәм Краснодар краеның Новоросийск шәһәре керде.
III-нче категорияда(100 мең кешедән әзрәк булган шәһәр җирлекләре яки шәһәр округлары керә) Татарстан Республикасының Чистай шәһәре, Башкортстанның Туймазы шәһәре, Калуга өлеәсендәге Сухиничи һәм Белгород өлкәсендәге "Төзүче Шәһәр" шәһәр округы билгеләнгәннәр иде.
V-нче категорияда (3 меңнән алып 5 меңгә кадәр халык булган авыл җирлекләре) Татарстанда Карсногорск авыл җирлеге, Калуга өлкәсендә Хвастовичи авылы, Әстәрхән өлкәсендә Киличинск авыл җиирлеге җинделәр. Һәм нихаять 3 мең кешегә кадәр булган авыл җирлекләре арасында(VI-нчы категориясе) Липецк өлкәсендәге Преображенск авыл җирлегендәге авыл советы, Калуга өлкәсендәге Железнодорожный авыл җирлегендәге Кудринская станциясе, Воронеж өлкәсендәге Краснознаменск авыл җирлеге һәм Башкортстанда Рощинский авылы билгеләп үтелделәр.