Әгерҗе районында мәдәният учагы төзекләндерелде

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында республика президент программасы буенча Тирсә Мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Узган гасырның 70нче елларында сафка баскан мәдәният учагы күптән капиталь төзекләндерү таләп итә иде. Менә хәзер клубны танып та булмый. Тышкы ягы да, эче дә бик матур, – ди 16 ел Мәдәният йорты директоры булып эшләгән Алик Төхвәтуллин биредәге үзгәрешләрне карый-карый.

Биредә тәрәзә-ишекләр алыштырылган, электрүткәргеч, җылылык системасы яңартылган, фойеда, керү юлында төзекләндерү эшләре алып барылган, яңа коймалар да тышкы якка үзгә бер матурлык өстәп торалар. Клубыбыз гөрләп эшләр, халык бирегә теләп йөрер дигән өметтә калабыз, – диде Тирсә авыл башлыгы Рафил Закиров.  

Белешмә:

 Районда Президент программасы буенча җиде авылда яңа клуб ачылды. Киләсе елга Исәнбайда мәдәният учагын төзекләндерәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International