ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык базасында, Сычуань Кытай Халык Республикасы провинциясе делегациясе белән, Татарстан Республикасында торак һәм күчемсез милек төзелеш мәсьәләләре буенча, министр урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гимаев җитәкчелегендә очрашу булды.

Сезгә  01.05.2016 елдан, мәгълүматлар үзгәрүе турында җиткерәбез, фактта урнашкан җиренең Дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча, дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү» (ГАУ «УГЭЦ РТ»): Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 125 йорт.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Спас муниципаль районнарында булды. Максаты - гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышу иде.


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чулман проспекты буенча 114/35 санлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә Тикшерү акты Чаллы шәһәре прокуратурасына Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелде. Нәтиҗәдә, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, “күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарган” өчен, Татарстан Республикасы Чаллы ш. 1 санлы суд кишәрлегенең Җәмәгать судьясы Карары белән Чаллы шәһәренең “Автозавод идарәче компаниясе” муниципаль унитар предприятиесенең вазифаи затын гаепле дип тану турында карар чыгарылды, аңа 25 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

 

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокуроры в.б. “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турында карары килеп иреште.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында  2016 елның 4-8 апрелендә хезмәт куркынычсызлыгы саклау буенча министрлык җитәкчелек составы белән укулар узды. Бу курс барышында түбәндәге сораулар каралды: оешмда хезмәт куркынычсызлыгы саклауны оештыру; җитештерү мохитендә  һәм хезмәт процессында зарарлы һәм куркыныч факторлар йогынтысы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре,зыян күргәннәргә  беренче ярдәм күрсәтү.

Бүген, 11 апрельдә, Нурлатта, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин булды.  Район башлыгы Равил Кузюров озатуында, ул төзелеш барышы, торак  капиталь ремонты белән танышты.


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды.

Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.

Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


8
апрель, 2016 ел
җомга

Иҗтимагый контрольлек үзәге, ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, 1 кварталында гражданнар мөрәҗәгатьләре мәгълүматлары буенча, кайнар линияга мөрәҗәгать иткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International