- локаль сметасы, ресурс ысулы белән исәпләнергә тиеш, ГЭСН-2001 (2014 елның редакциясендә 1, 2үзгәрү буенча, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык боерыклары белән расланган, 30.01.2014 елдан алып, №31/пр, 12.11.2014 елдан алып, №703/пр һәм 11.12.2015 № 899/һ.б.) торышы буенча, 2015 елның 4 кварталана яки 2016 елның 1 кварталына;
Түбән Камада 10-катлы тышкы инңенерлык челтәре булган, дәүләт программалары буенча төзелгән торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
"Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен Әлмәт шәһәрендә семинар үткәрделәр. Семинарда 35 кеше катнашты.
Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2016 елның 1 кварталында гомуми мәйданы 6909,6 мең квадрат метр булган 381 КФЙ тикшерелде. Барлыгы, шул исәптән КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның – 1496, торак биналардан файдалану кагыйдәләре бозылуның – 84, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе бозылуның 131 очрагы ачыкланды.
Шешминская урамы, 6 йорт адресы буенча төзелүче мәдәният үзәгендә эчке эшләр башкарылган, стеналарны буяп бетерәләр, лифт урнаштырыла.
ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ 2016 елның 14 мартыннан башлап 20 эш көне дәвамында Алексеевск районының Алексеевск штп “Есенин” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 8773,18 кв. метр булган 10 КФЙ карап тикшерелде. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәләре буенча 98 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “Есенин” ТМШ адресына 20 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Минзәлә районында булды.
Бүген Ютазы муниципаль районында авария хәлендәге торак йортлар фондыннан күчерү программасы кысаларында торак йортлар төзү буенча киңәшмә узды.
Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Сметачының Һөнәри бәйрәме алдыннан – 2016 елның,26 апрелендә, ГАУ «УГЭЦ РТ» уку-укыту үзәге, Татарстан Республикасы оешмалары рейтингы бастыра, бу иң яхшы сметачы алтынга тиң була, моны җитәкчеләр яхшы белә.