ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Минзәлә районында булды. Максаты - гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышу иде. Юрий Аляшев Башкарма комитеты вәкилләре, подрядчы оешма озатуында төзелеш мәйданчыгын карады һәм подрядчылар белән эш барышы, шулай ук финанслау мәсьәләләре турында сөйләште