Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең тарихи объектларын карады. Төп максаты - шәһәрнең әлеге өлешендәге мәдәни мирас объектларның хәлен бәяләү
Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленә 666,9 мең кв. м.торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан төзелеш өлкәсендә хезмәт саклау нормаларын башкару буенча ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 266 тикшерү үткәргән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагында Россия пенсионерларының Татарстан республикасы буенча берләшмәсенең “Өченче яшь” университеты тыңлаучылары өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – өлкән гражданнар, алар өчен хокукый белем алу аеруча зур әһәмияткә ия.
Казан метрополитенының беренче линиясендә соңгы тоннельне казу эшләре төгәлләнде. Бүген “Имәнлек” һәм “Җиңү проспекты” метро станцияләре арасында сул як тоннельне казу эшләре тәмамланып, “Сөембикә” Lovat тоннельүткәргеч комплексының Җиңү проспектына бәреп чыгу күренешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтте.
Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды.
2016 елның 14 маенда, Казан шәһәре Идел буе районының, МБОУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе №100", ел саен үткәрелә торган социаль проект кысаларында "Балаларга елмаю бүләк ит" дигән, зур әкияти бәйрәм һәм хәйрия концерты узачак.
ГАУ "УГЭЦ РТ" тарифлар исәпләү, торак хезмәтләренең үзкыйммәте структурасында һәм торак йортлар тибы буенча,хезмәт күрсәтү башкарылды, РФ Хөкүмәте 2013 елның, 3 апрелендә, № 290 "Хезмәтләрнең исемлеге һәм эш өчен кирәкле, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне,тиешле тәэмин итү, дәрәҗәдә тоту тәртибе, аларны күрсәтү һәм башкаруның минималь күләме турында " карары нигезендә, һәм РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маеннан алып, № 416 " Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында ", ә нәкъ менә:
- торак фонды белән идарә итү;
- йорт яны территориясе җыюны;
- йорт эчендәге уртак файдалану урыннарын җыюны;
- мусоропровод хезмәт күрсәтү;
- агымдагы торак биналарны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү;
- техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, йорт эчендәге суүткәргеч-канализация челтәрләренә, санитар-техник җиһазлар, электр һәм газ челтәрләре һәм җылыту челтәрләрен;
Хезмәтләр алу өчен, экспертиза өлкәсендә, тарификации һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча, ГАУ "УГЭЦ РТ" башлыгы, Мәҗит Салихов Хазипов улы исеменә рәсми хат юлларга кирәк.
Барлык сезне кызыксындырган сораулар буенча, клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз:
Казан шәһәре, Волкова урамы, йорт, 60/12, 7 нче кат, каб. 2,тел. (843) 520-70-50 доб. 170, 175, 150, 153 (Юл схемасы) e-mail: cenoobrazovanie-rt@tatar.ru
2016 елның 15 апрелендә Чирмешән район үзәгендә 2016 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү, торак төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә буды.
Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2016 елның 1 кварталында гомуми мәйданы 6909,6 мең квадрат метр булган 381 КФЙ тикшерелде. Барлыгы, шул исәптән КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның – 1496, торак биналардан файдалану кагыйдәләре бозылуның – 84, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе бозылуның 131 очрагы ачыкланды.