Казан метрополитенының беренче линиясендә соңгы тоннельне казу эшләре төгәлләнде. Бүген “Имәнлек” һәм “Җиңү проспекты” метро станцияләре арасында сул як тоннельне казу эшләре тәмамланып, “Сөембикә” Lovat тоннельүткәргеч комплексының Җиңү проспектына бәреп чыгу күренешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтте. Чарада, шулай ук, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов,ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Казан метро төзелеше” предприятиесе эшчеләре катнашты.
“Казан метро төзелеше” ААҖ җитәкчесе Марат Рәхимов Рөстәм Миңнехановка “Имәнлек” станциясендә төзелеш һәм производство эшләре турында сөйләде.
2014 нче елдан башлап, метроның беренче линиядәге соңгы “Имәнлек” станциясе төзелеше алып барыла, Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче чиратын проектлау гамәлгә ашырыла. 2015 нче елның 20 нче мартыннан “Имәнлек – “Җиңү проспекты” уң як тоннельне казу эшләре башланган, ул уңышлы гына җәйгә төгәлләнә. 23 нче декабрьдә Lovat тоннельүткәргеч комплексы 17 метр тирәнлектәге, 672 м озынлыктагы сул як тоннельне казый башлаган. Менә бүген ул “Җиңү Проспекты” станциясенә килеп җитте.
Аннан соң Президент метрополитенның беренче һәм икенче линияләре схемалары белән танышты.
“Казан метро төзелеше” ААҖ җитәкчесе Марат Рәхимов журналистлар белән хис-кичерешләре белән уртаклашып, бүгенге вакыйганың шатлыклы да, беренче линия төгәлләнү уңаеннан бераз моңсу да булуын билгеләп узды. “Бүген бик мөһим вакыйга. Безнең сөенечне уртаклашырга Татарстан Президенты һәм Казан мэры да килде. Без бүген шулай ук икенче линиянең беренче чираты төзелеше турында сөйләштек”, - дип белдерде ул журналистларга. Марат Рәхимов әйтүенчә, Татарстан Президенты “Имәнлек” станциясендә төзү эшләрен тәмамлау өчен графикларны һәм финанслау сметаларын әзерләүне йөкләгән.
“Имәнлек” станциясендәге эшләргә килгәндә, Марат Рәхимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта монолит конструкцияләрне төзү буенча төп эшләр бара, вестибюльләрдә бизәү эшләренә керешелгән. “Станцияне җиһазлау өчен импортлы материалларны алмаштыру буенча документлар рәсмиләштерү төгәлләнеп килә”, - диде ул. 2017 нче елның 30 августына Республика көненә станция файдалануга тапшырылыр дип көтелә.
“Көзгә, срокларны мөмкин кадәр кыскартып, экспертизага керергә тырышачакбыз. Кыш башына проект карарын алып, икенче линиядә беренче чираттагы дүрт станциядә казу эшләрен башлый алырбыз дип уйлыйм”, - диде Марат Рәхимов. Ул “Фучик”, “10 микрорайон”, “Ломжа”, “Сахаров” станцияләренең беренче чиратта төзеләчәген әйтте.
Бүгенге көндә Rазан метрополитены составында тәүлегенә 100 мең пассажир йөри торган 10 станция гамәлдә.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Казан метро төзелеше” предприятиесе эшчеләре катнашты.