Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча 49 мәшгульлек үзәгендә капиталь ремонт 80 процентка башкарылган

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың социаль-мәдәни объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, Татарстанда хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау линиясе буенча ике программа гамәлгә ашырыла, аларга 80 объект керә. «Алар арасында иң күбе – халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре. Республика программасы буенча 19 муниципаль берәмлектә 148 млн сумлык 31 объектны ремонтларга кирәк булачак. Эшләр 24тә башкарылган, шул исәптән Баулы, Балык Бистәсе, Менделеевск районнарында һәм Чаллыда капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Бүгенге көнгә планның гомуми тормышка ашырылуы 90% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Кадрлар» яңа илкүләм проектына керә торган «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль программасы буенча 45 муниципалитетта халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга 833 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Программа буенча планлаштырылган эшләрнең 80% ы башкарылган.

Фотосурәттә: Казан буенча «ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ департаменты бинасына капиталь ремонтның барышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International