Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 47 процентка башкарылган

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Агымдагы елда капиталь ремонт программасы республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 911 күпфатирлы йортка кертелгән.  Һәркайсында эшкә керештек. Гомуми үтәлеш 47% тәшкил итә. 97 күпфатирлы йорт әзер, шул исәптән 29ы Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Мөслим, Тәтеш муниципаль районнарында һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан», – диде Марат Айзатуллин.

610 йортта ремонт эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International