Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 5,226 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү дәвам итә.
Объект 102,610 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда хәбәр итүләренчә, Васильево бистәсендәге су белән тәэмин итү челтәрләре 1970 нче елларда файдалануга тапшырылган һәм тимер юллар янында уза. Хәзерге вакытта аларның тузганлыгы 80% тан артык. Бирелә торган суны санитар-эпидемиологик нормаларга җиткерү өчен челтәрләрне тулысынча модернизацияләү кирәк.
Июль башына 4 км чамасы торба сузганнар. Үтәлешнең гомуми проценты 76% тәшкил итә. Төзелеш-монтаж эшләрен 30 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Челтәрләрне реконструкцияләү нәтиҗәсендә Васильево бистәсендәге 1400 кешегә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча барлыгы 36 объект яңартылачак, аны гамәлгә ашыруга 3 млрд 200 млн сум каралган, шул исәптән 1,5 млрд – республика бюджеты акчалары.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы башланды, аңа 100 объект кертелгән.
Шул рәвешле, ике программа буенча Татарстанда инженерлык инфраструктурасының 136 объекты яңартылачак.