ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

2016 елның 25 февральдә чираттагы бизнес-миссиясе булып узды, ОАО "Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе"  һәм Татарстанның төзелеш индустриясе оешмалары вәкилләре белән очрашты.Бу юлы очрашу урыны бизнес коллегалары буенча Ульяновск шәһәре иде.

Айбаш авылында ветеринар пункт төзелә башлады.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 11 нче мартында ГАУ «УГЭЦ РТ»Татарстан Республикасыны көньяк-көнчыгыш икътисадый зонасынын төзелеш оешмалары һәм торак-коммуналь комплексы өчен, методик семинар белән Әлмәт шәһәренә чыгып китә.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече А.В. Абрамова. катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Айрат Гатиятовһәм башкалар, Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, Пучы җирлегендә урнашкан "Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты", «Актаныш» универсаль спорт комплексы, кадет интернат-мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Актаныш районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан оештырылган ярминкә-күргәзмәсен карадылар. Җиңү Паркында булып, андагы шартлар белән танышкач, Билгесез солдат һәйкәле каршында урнашкан Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 147 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

 

  Сергей Аркадьевич, татарстанлылар теге яки бу аңлаешсыз түләүләрнең, исәп-хисап фактураларындагы яңа графаларның кайдан барлыкка килүенә зарлана. Түләү кәгазьләрен алганда, артыгын түләмәс өчен иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә?

– Нәкъ менә шул аңлаешсыз графаларга. Гражданнар бары тик капиталь ремонт, найм, йортны һәм йорт яны территориясен карап тоту, чүп җыю һәм чыгару, коммуналь хезмәтләр: кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр, җылы белән тәэмин итү өчен генә түләргә тиеш. Кайбер идарәче оешмалар исәп-хисап квитанцияләренә күпфатирлы йортта яшәүгә бәйле булган, ләкин аларны күрсәтү закон буенча мәҗбүри булмаган һәм әлбәттә инде һәр кулланучының ихтыярына бәйле булган башка төрле хезмәтләр өчен дә түләүләр өсти. Мисал өчен, исәп-хисап квитанциясенә йорт яны территориясен саклаган өчен фатирдан максатчан җыем кертелә. Ләкин, факт буенча, әлеге максатчан җыем кысаларында ишегалдында калдырыла торган машиналарны саклаган өчен генә түләү карала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый сак өчен түләү зарурлыгы турындагы карар күпфатирлы йортта шәхси автотранспорты булган биналарның милекчеләре тарафыннан гына кабул ителә. Ә транспорты булмаганнар мондый карарга каршы чыга яисә бөтенләй дә бу хакта белми кала. Ләкин шул ук вакытта идарәче оешмалар йортта яшәүчеләрнең барысына да исәп-хисап квитанцияләренә сак өчен түләү өсти. Бу – законлы түгел.  Мондый хезмәт өчен түләү турында карар кабул итү күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы вәкаләтенә керми. Әлеге хезмәт бары тик шушы хезмәтне алу турында язмача белдергәннәр тарафыннан гына түләнергә тиеш. Ул мәҗбүри хезмәтләр исемлегенә керми.

Түбән Кама 47 микрорайонында 20 нче номерлы 10-катлы торак йорт Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ДТФ", объектның гомуми мәйданы – 8028,7 квадрат метр.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 26-29 апрельда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Күчемсез милек. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг" 13 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә  узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International