– Сергей Аркадьевич, татарстанлылар теге яки бу аңлаешсыз түләүләрнең, исәп-хисап фактураларындагы яңа графаларның кайдан барлыкка килүенә зарлана. Түләү кәгазьләрен алганда, артыгын түләмәс өчен иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә?
– Нәкъ менә шул аңлаешсыз графаларга. Гражданнар бары тик капиталь ремонт, найм, йортны һәм йорт яны территориясен карап тоту, чүп җыю һәм чыгару, коммуналь хезмәтләр: кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр, җылы белән тәэмин итү өчен генә түләргә тиеш. Кайбер идарәче оешмалар исәп-хисап квитанцияләренә күпфатирлы йортта яшәүгә бәйле булган, ләкин аларны күрсәтү закон буенча мәҗбүри булмаган һәм әлбәттә инде һәр кулланучының ихтыярына бәйле булган башка төрле хезмәтләр өчен дә түләүләр өсти. Мисал өчен, исәп-хисап квитанциясенә йорт яны территориясен саклаган өчен фатирдан максатчан җыем кертелә. Ләкин, факт буенча, әлеге максатчан җыем кысаларында ишегалдында калдырыла торган машиналарны саклаган өчен генә түләү карала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый сак өчен түләү зарурлыгы турындагы карар күпфатирлы йортта шәхси автотранспорты булган биналарның милекчеләре тарафыннан гына кабул ителә. Ә транспорты булмаганнар мондый карарга каршы чыга яисә бөтенләй дә бу хакта белми кала. Ләкин шул ук вакытта идарәче оешмалар йортта яшәүчеләрнең барысына да исәп-хисап квитанцияләренә сак өчен түләү өсти. Бу – законлы түгел. Мондый хезмәт өчен түләү турында карар кабул итү күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы вәкаләтенә керми. Әлеге хезмәт бары тик шушы хезмәтне алу турында язмача белдергәннәр тарафыннан гына түләнергә тиеш. Ул мәҗбүри хезмәтләр исемлегенә керми.
Еш кына без антенна буенча йортта яшәүчеләр арасындагы ризасызлыкларны карап тикшерәбез. Хәзер күпләр кабельле телевидениегә күчте һәм уртак антеннадан файдаланудан баш тартты. Һәм аның өчен түләргә дә теләмиләр. Мин яшәгән йортта шундый вакыйга булды. Ләкин монда шунысын аңларга кирәк: уртак антенна – йорттагы гомуми милек булып санала һәм аны карап тоткан өчен РФ Торак кодексы буенча күпфатирлы йорттагы биналарның барлык милекчеләре дә түләргә бурычлы.
Исәп-хисап квитанцияләрен алганда, ТК-хезмәтләрнең милекче алар өчен түләргә тиешле булган мәҗбүри исемлеген белергә кирәк. Мәҗбүри исемлек РФ Торак кодексының 154 статьясында бәян ителгән. Әгәр дә кулланучының ризалыгыннан башка нормадан артык нәрсә дә булса язалар икән, бу очракта өстәмә хезмәтләр өчен түләүне төшереп калдыру турындагы таләп белән идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә кулланучы өстәмә хезмәтләрдән файдалану өчен язмача ризалыгын бирмәгән икән, идарәче оешмалар алар өчен куелган өстәмә түләүләрне төшереп калдырырга тиеш. Әгәр дә кулланучы элек бу өстәмә хезмәтләр өчен түләп килгән булса, идарәче оешма кулланучы түләгән акчаларны кире кайтарырга бурычлы. Акчаларны мәҗбүри кайтарту мәсьәләсе бары тик суд аша хәл ителергә мөмкин.
– Татарстанлылар Дәүләт торак инспекциясенә нинди шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә?
– Иң элек шунысын билгеләп үтим, республикада яшәүчеләр дәүләт хакимияте органнарына еш зарлана башлады. Ләкин бу торак фондында тәртипсезлек артты дигәнне аңлатмый. Шикаятьләрнең артуына китергән сәбәпләрнең берсе идарәче оешмаларның гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча тиешенчә эшләмәвенә бәйле. Гражданнардан килүче мөрәҗәгатьләрнең артуы шулай ук дәүләт хакимияте органнарына гариза тапшыруның җиңеллеге белән дә аңлатыла. Интернет-кабул итү, интернет-портал, “Ачык Казан”, “Халык контроле” кебек системалар өйдән чыкмыйча яки эштә вакытта һәм дәүләт хакимияте органнарына шәхсән бару өчен артык вакыт сарыф итмичә генә гаризаны дәүләт хакимияте органнарына җиткерү мөмкинлеген бирә.
2015 елда Дәүләт торак инспекциясенә 20 меңнән артык мөрәҗәгать килде, аларда 32 меңнән артык мәсьәлә күтәрелде. Биредә шунысын билгеләү әһәмиятле, мөрәҗәгатьләрнең саны артуга карамастан, аларның юнәлеше үзгәрде. Әгәр дә 2008-2009 елларда милекчеләр су баскан подваллардан, су үтә торган түбәләрдән зарланган булса, хәзер исә йортларда яшәүчеләр йорт яны территорияләренең торышына игътибар итә. Алар ишегалларындагы җәяүлеләр өчен һәм автомобиль юлларын тәртипкә китерергә, шәхси автотранспорт кую өчен махсус урыннар булдырырга тели. Балалар өчен уен мәйданчыкларының яхшы булуын, ял һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарын төзекләндерергә тели.
Ишегалларын төзекләндерү буенча 500 миллион сум бүлеп бирелгән президент программасы һәм капиталь ремонт буенча башкарылган зур күләмле эшләр дә әлеге вәзгыятькә йогынты ясады. Халык, күршедәге йортларның һәм алардагы ишегалларының капиталь ремонттан соң ни рәвешле яхшыруын күреп, безгә үзләренең йортлары программага эләксен өчен нишләргә дип мөрәҗәгать итә.
Рейтинг буенча икенче урында – торак-коммуналь хезмәтләр өчен, бигрәк тә җылыту буенча коммуналь хезмәт өчен түләүләр хисаплануга бәйле шикаятьләр. Безнең тикшерүләрдән күренгәнчә, идарәче оешмалар күп очракта төрле бозуларга юл куя. Кайбер идарәче оешмалар милекчеләргә әлеге хезмәтне куллануның арттырылган күләмнәре буенча түләү хисаплый. Шул ук вакытта торак булмаган биналарның милекчеләренә әлеге хезмәт өчен түләүне киметә, ә кайчакта бөтенләй дә исәпләми. Торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау өчен дә кайвакыт законсыз күләмнәр кулланалар. “Гомумйорт ихтыяҗлары өчен су бүлү” кебек законда каралмаган хезмәт өчен дә нигезсез түләү хисаплыйлар. Исәп-хисапны дөрес ясамау законлы рәвештә йортта яшәүчеләрдә ризасызлык тудыра.
– Казанлылар узган елның октябрендә җылылык өчен факт буенча түләүгә күчте. Ләкин әлеге яңалык шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесенә ошамады – кешеләр җылылык өчен кирәгеннән артык түлибез, дип саный.
– Чыннан да, 1 октябрьдән башлап, Казан җылылык өчен факт буенча, ягъни бары тик җылыту чоры өчен генә түли башлады, ә элеккеге кебек ел дәвамында нормативлар буенча яки узган елга карап, уртача куллану күләменнән чыгып түгел. Түләүләр йорттагы җылылыкны исәпкә алу буенча гомуми җайланма күрсәткечләреннән чыгып хисаплана. Татарстандагы күпфатирлы йортларның барысы да диярлек шундый җайланмалар белән тәэмин ителгән, бу исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бары тик кулланган өчен генә түләп, шунлык белән акчаларын янга калдыру мөмкинлеген бирә.
Һава торышын җайга сала торган төен урнаштырылган очракта да йортта яшәүчеләргә акчаларын янга калдырырга мөмкин. Казандагы күпфатирлы йортларның якынча 45%ы һава торышын җайга сала торган төеннәр белән тәэмин ителгән. Әлбәттә инде, кышын без күбрәк түләячәкбез, ләкин шул ук вакытта субсидияләрнең дә артуын һәм җәен түләргә туры килмәячәген дә истә тотарга кирәк. Һәм иң мөһиме, кешеләр нәрсә өчен күпме түләгәнлеген анык белеп торачак.
– Укучыларыбыз идарәче оешмалар ни өчен декабрь буе җылылык чыгымын киметмәде, дип сорыйлар. Кешеләр кече тәрәзәләрен ачып, урам җылытырга мәҗбүр булды, ә аннан соң күләмле генә түләүләр дә түләде. Моның өчен кем җаваплы?
– Әлбәттә инде, идарә оешмалар. Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгәнчә, норматив буенча фатирлардагы температура +18 градустан ким булмаска, ә почмак бүлмәләрдә ул +20 градус тәшкил итәргә тиеш, ә Казан карый торган -31 һәм аннан да түбән булган аеруча салкын бишкөнле температуралы районнарда: +20 градус, почмак бүлмәләрдә +22 градус булырга тиеш. Җылылыкны 4 градустан да арттыру җылыту буенча коммуналь хезмәтне тиешле сыйфатта күрсәтмәү булып санала.
Бинадагы һава температурасы нормадан югары яки түбән икән, ул вакытта милекче идарәче оешма вәкиле катнашында әлеге фактны билгеләү өчен идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә хокуклы, әгәр дә идарәче оешманың вәкиле килмәсә яки актка имза салудан баш тартса, милекче билгеләнгән температураны арттыру турында актны мөстәкыйль рәвештә төзергә хокуклы, ул кимендә ике кулланучы һәм КФЙ советының рәисе (булган очракта) тарафыннан имзалана. Актның күчермәсен җитешсезлек очрагын бетерү буенча чаралар күрү өчен идарәче оешмага тапшырырга кирәк. Әле шунысы да бар, әлеге акт идарәче оешма тарафыннан сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен түләү күләмен киметү, ә әгәр дә ул моны эшләүдән баш тартса – судка мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.
– Йортта булган гомуми милек ярдәмендә акча эшләргә була – мисал өчен, чорманы яки подвалны арендага биреп. Моның өчен нәрсә таләп ителә?
– Иң беренче чиратта – күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелыш карары. Анда йортта яшәүчеләр гомумйорт милегеннән файдалану турында шартнамәләр төзүне ышанып тапшыра торган вәкаләтле затны (аның сыйфатында идарәче компания катнаша ала) сайларга тиеш. Исегезгә төшерәм, № 228-ФЗ РФ Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2009 елның 29 сентябреннән башлап, йорттагы гомуми милектән файдалану турында һәм шартнамәләр төзү өчен җаваплы затны билгеләү турындагы карарларны кабул итү күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы вәкаләтенә керә.
– Йортта элегрәк урнаштырылган реклама баннерларыннан һәм кәрәзле элемтә операторларының җайланмаларыннан ничек баш тартырга?
– Күпфатирлы йортларга баннерлар һәм кәрәзле элемтә операторлары җайланмаларын урнаштыруга кагыла торган шартнамәләрнең күбесе 2009 елның 29 сентябренә кадәр төзелгән. Ул вакытта милекчеләрнең ризалыгы таләп ителми иде. Ул шартнамәләр әле дә гамәлдә һәм өзелмәгән. Әлбәттә инде, милекчеләр суд аша аларны демонтажлауны таләп итә ала, ләкин шул ук вакытта элемтә операторларының җайланмаларын алып аткан очракта элемтә сыйфатының начарланырга мөмкин булуын исәптә тотарга кирәк. Казандагы кәрәзле элемтәнең гомуми камау зонасының күзәнәкләргә бүленүен аңларга кирәк, алар аерым база станцияләренең камау зоналары белән билгеләнә.
– Ни өчен кешеләр капремонт өчен акча туплауда региональ оператор файдасына сайлый?
– Җавабы гади: капремонт буенча эшләр комплексына зур суммалар таләп ителә. 5 катлы йортны капиталь ремонтлауның якынча бәясе 9,9 млн сум, 9 катлы йортныкы – 17,4 млн сум, 16 катлы йорт өчен 26,2 млн сум тәшкил итә.
Шул күләмдә акча туплау өчен милекчеләргә, йортның ничә катлы булуына карап, 22 елдан 37 елга кадәр вакыт таләп ителә. Йортларның күбесе ул хәтле көтә алмый. Бүген бер генә йортның милекчеләре дә шул күләмдә акча туплый алмады.
Шуңа күрә әлеге мәсьәләнең чишелеш юлы табылды да – акчаларны региональ оператив счетында туплау, ә йортларның милекчеләре башка йортлардан тупланган акчадан файдалана ала, үз йортларында туплауга карап, соңыннан ул акчаны кире кайтара. Биредә шунысын да ассызыклау мөһим, гражданнар шуны белеп торырга тиеш: аларның акчасы региональ оператор счетыннан беркая да югалмаячак, ә эзлекле рәвештә, еллык кыска вакытлы планнар нигезендә программага кертелгән йортларны ремонтлау өчен күчәчәк. Республикадагы Еллык капиталь ремонт программасы якынча 4,7 млрд сум тәшкил итә, аның 2,5 млрд сумы – бюджетлардан, 2,2 млрд сумы – милекчеләр акчасы. Ягъни милекче салган һәр сум бюджеттан 1,10 сум күләмендә өстәмә финанслана.
Республика территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларны озак вакытлы капиталь ремонтлау программасы нигезендә 15 110 йортның милекчеләре, яисә барлык күпфатирлы йортлар саныннан 98%ы капиталь ремонт фондын региональ оператор счетында формалаштыра, 344 КФЙ милекчеләре капиталь ремонт акчасын махсус счетта туплау турында карар кабул итте – бу барлык КФЙ нибары 2%ы. Капиталь ремонт акчасын махсус счетта туплаучы кайбер КФЙ милекчеләре инде авырлыкка тарыды да, чөнки капиталь ремонтка дип туплаган акчалары хәзер башкарырга кирәкле эшләр өчен җитәрлек түгел.
Мисал китерәм. 2014 елда Ямашев проспекты, 23 адресы буенча “ТЕМП-51” ТМШ һәм Рихард Зорге урамы, 43 адресы буенча “Казанка-1” ТМШ милекчеләре капиталь ремонт фондын махсус счетта формалаштыру карарын кабул итте. Шул ук вакытта 2014 елның 01 июненнән алып 2015 елның 01 декабренә кадәрге чорда Ямашев проспектындагы 23 санлы йорт буенча 343 мең сум, ә Р.Зорге урамындагы 43 санлы йорт буенча 308 мең сум акча тупланды.
2016 елда бу йортларда лифт җайланмаларын алмаштыру вакыты җитте. Шул ук вакытта Ямашев проспекты, 23 адресы буенча аның бәясе 2,1 млн сум, Рихард Зорге урамы, 43 буенча 8,1 млн сум тәшкил итәчәк. Милекчеләрнең андый акчасы юк. Шуңа бәйле рәвештә кичекмәстән торак милекчеләре җыелышы үткәрелде һәм капиталь ремонт фонды булдыру ысулын үзгәртү турында карар кабул ителде – хәзер ул региональ оператор счетында формалаша. РФ Торак кодексының 173 ст. 6 өлеше нигезендә махсус счеттан региональ оператор счетына күчү өчен нибары 1 ай 5 көн таләп ителә.
Нәтиҗәдә мәсьәлә уңай хәл ителде: тупланган барлык акчалар региональ оператор счетына күчте, йортларның икесе дә 2016 елга күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның кыска вакытлы планына кертелде, эш төрләрендә 2,1 млн сумга (Ямашев проспекты, 23) һәм 8,1 млн сумга (Р.Зорге урамы, 43) “лифт җайланмасын ремонтлау” карала.