Социаль ипотека программасы буенча Алексеевск районы Алексеевское бистәсенең Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелә.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, киләчәк йорт дүрт подъездлы, 5 катлы (шул исәптән җир асты каты белән) булачак. Анда 24 бер бүлмәле һәм 24 өч бүлмәле, шулай ук 48 ике бүлмәле фатир урнашачак, гомуми мәйданы 7890 кв. м. булачак. Барлык фатирлар да чиста бизәлеш белән тапшырылачак.
Хәзерге вакытта төзүчеләр тышкы һәм эчке стеналарны күтәрү белән шөгыльләнә. Эшләрнең үтәлеше 20% тәшкил итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2026 елда социаль ипотека программасы буенча Татарстанда 108 йорт төзеләчәк. Хәзерге вакытта 57 мең кв. м дан артык мәйданлы 10 йорт тапшырылган.
Гражданнарны торак белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыру «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.