Кукмарада Булатов исемендәге күппрофильле лицейның өч катлы бинасына капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 407 миллион сум тәшкил итә.
ТР ГИСУ хәбәр итүенчә, төзүчеләр түбәне, инженер-техника челтәрләрен ремонтлый, тәрәзәләрне алыштыра, бүлмәләрне бизәү эшләре алып бара. Эшләрнең 22 проценты башкарылган.
Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм яңа җиһазлар, җиһаз-бүлмә кирәк-яраклары сатып алу планлаштырылган.
Объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Татарстанда әлеге программа буенча барлыгы 5 муниципаль берәмлектә 6 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга 1,745 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Фото: ТР ГИСУ