ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«18 апрельгә карата торак планы 52%ка үтәлде, 1,636 млн кв. м дан артык торак файдалануга тапшырылды», – диде Марат Айзатуллин.
Коммерция төзелеше буенча 66 күпфатирлы йорт тапшырылган, гомуми мәйданы якынча 600 мең кв. м – бу планның 58%ы.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 38%ка үтәлгән. 108 йортның 10ы төзелгән, гомуми мәйданы 57 мең кв. м дан артык. Шуларның 4се – Яшел Үзәндә, икешәр – Яр Чаллыда һәм Алабуга районында, берәр – Мамадыш һәм Буа районнарында.
Индивидуаль торак төзелеше буенча 978 мең кв. м торак тапшырылган, бу 49% тәшкил итә.