2027 елда 379 меңнән артык татарстанлы төзекләндерү объектларын сайлаган

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

25 майга булган мәгълүматларга караганда, 2027 елда төзекләндерү объектларын сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирүендә 379 314 татарстанлы катнашкан.

Татарстанның һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында тәкъдим ителгән 178 объектның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин. Исемлек торак пунктлар администрацияләре белән берлектә төзелгән һәм аңа төрле территорияләр – парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар кергән. Шул исәптән 20 җәмәгать урыны дәүләт хезмәтләре порталында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча исемлеккә кертелгән.

Җәмәгать урыны өчен тавыш бирү сайтта оештырылган zagorodsreda.gosuslugi.ru.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Фотода: 2025 елда Чистайда Ленин урамын «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча комплекслы үстерүнең беренче чираты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International