Татарстанның 380 күпфатирлы йортында капиталь ремонт бара – гомуми үтәлеш 24 процентка җиткән

2026 елның 23 мае, шимбә

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, агымдагы елда программада 41 муниципаль берәмлектә 706 күпфатирлы йорт катнаша. Шулай ук Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәре территорияләрендәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.

«33 муниципаль берәмлектә 380 күпфатирлы йортта эшләргә керештеләр. 36 объект төгәлләнгән: берсе – Нурлат районында, алтысы – Түбән Камада, бишесе – Чаллыда һәм 24 йорт Казанда. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла. Программа буенча гомуми үтәлеш 24% тәшкил итә», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Төзелеш-монтаж эшләре Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай районнарында, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International