Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2026 елның 18 апреле, шимбә

Агымдагы елда Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла, моңа 2,6 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 1,744 млрд сумга 42 җәмәгать урыны үзгәртеләчәк. Шуларның 36сы – 31 муниципаль районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча. Шулай ук проектка кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең Бөтенроссия конкурсының 10 нчы җиңүчеләре булган 6 объект та кертелгән: Аксубай бистәсенең үзәк өлеше; Алексеевск бистәсендә Казаков урамы, Совет һәм Собор мәйданнары белән чикләнгән территория; Биектау районының Биектау авылындагы «Заказанье» паркы; Кукмарада Ворошилов һәм Ленин урамнарын яңарту; Минзәләдә Карл Маркс урамын үстерү һәм Тәтештә Малкин урамын яңарту.

Республика программасы «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» кысаларында 199 млн сумга 2 объект гамәлгә ашырыла. Министр шулай ук быел кече шәһәрләр конкурсының 9 нчы җиңүчеләре булган 7 җәмәгать киңлеген төзекләндерү тәмамланачагын искәртте. Моңа 473,9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә Карасиха күле яр буе территориясен төзекләндерүнең өченче чираты башланды. Калган объектларда сезонга бәйле рәвештә эшләр апрель ахыры – май башында башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International