ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Кытай Халык Республикасы вәкилләре белән очрашу узды.

2015 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан 49 мәртәбә юридик затларга карата планнан тыш тикшерү үткәрелде, шуларның 34се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 15 тикшерү – ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 30,508 мең квадрат метр булган 23 торак йорт тикшерелде, нәтиҗәдә торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 46 очрагы ачыкланды. Шушы җитешсезлекләрне бетерү өчен 8 күрсәтмә бирелде.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елда, кыска вакытлы капиталь ремонт программасын үтәү кысаларында, Азнакай муниципаль районында 29 йорт төзекләндерелде, район буенча финанс лимиты 87 403,53 мең сум тәшкил итә. Инспекция тарафыннан программага кертелгән барлыгы 89 йорт тикшерелде.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

"Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" ДАУ төзелеш комплекс оешмалары белән озак сроклы мөнәсәбәтләр системасын формалаштыра.

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген ТКХ предприятиеләрен һәм электр энергетикасы субъектларын 2015-2016 елгы көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмә федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

"Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы кысаларында 2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында түгәрәк өстәл үтәчәк,чарада төзелеш тармагы белән бәйләнгән мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

«Евростройхолдинг+» ЧҖҖ объектларын проектлаштыру мәсьәләләре буенча "Татинвестгражданпроект"​ ДУП генераль директорның беренче урынбасары Андрей Морозов җитәкчелегендә атналы киңәшмә үтте.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы П.В.Глебовны,Татарстан республика оешманың төп техника инженер хезмәт инспекторын котлый (Россия төзүчеләр Профсоюзы).П.В.Глебов йөзү буенча XXII  Россия Ачык Кубок ярышында "Мастерс" категориясендә өченче урын алды.

1 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы бинасында күргәзмә ачылды, аның кысаларында төзелеш өлкәсендә иң яхшы инновация проекты буенча һөнәри конкурста лауреат һәм дипломант дәрәҗәсенә ирешүчеләрнең эшләре тәкъдим ителә.

2015 елның 27 октябрендә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең 8 март урамы буенча 18 номерлы торак йортта яшәүче гражданнардан коллектив мөрәҗәгате килеп иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International