ТР Төзелеш министрлыгында "Төзелеш индустриясендәгә инновацияләр" түгәрәк өстәле үтәчәк

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

"Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы кысаларында 2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында түгәрәк өстәл үтәчәк,чарада төзелеш тармагы белән бәйләнгән мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Түгәрәк өстәл оештыручылары - Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарлар бөтендөнья конгрессы һәм ААҖ "Татарстан Республикасы экспорт корпорациясе".

Бу чарада Татарстан Республикасы оешмалар вәкилләре, Россия Федерациясенең 30 регион вәкилләре катнашачак.

Түгәрәк өстәлнең төп мәсьәләсе - төзелеш комплексын үстерү,төзелеш технологияләрен һәм материалларын куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International