ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

ТР Төзелеш министрлыгы ТР дәүләт хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча Спартакиадасында катнашты.

2015 елның 14 ноябрендә  Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасын үткәрү кысаларында "Казанның теннис академиясе"ндә (Казан ш., Оренбург тракты,101й.)  бадминстон буенча ярышлар узды.Ярышта ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлык белгечләре катнашты.

Фоторепортаж

 


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2016 елда ТР буенча Россия Җәза бирү федераль хезмәт идарәсе продукциясен сатып алу мәсьәләсе багышланган киңәшмә үтте.

Яңа Чишмәдә Акбүре авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифулла Минкаевның өй туе булды.Өй туе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдиновлар котлады.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында идарә итү оешмаларның эш канунчылыгын яхшырту мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

"Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе"  "Капиталь төзелеш объектын проектлаштыру кысаларында җир өлешләрен бирү һәм рәсмиләштерү үзәнчелекләре" тема буенча семинар үткәрәчәк.

"Архитектура һәм төзелеш буенча ТРның дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" ДАУ региональ үзәге 2014 елның яңа редакциясендә смета-норматив база барлыкка китерде.Боерык буенча ул смета нормативларның федераль реестрына кертелде.

Татарстаннан РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасы торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин бүген "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә 11 ноябрьдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган ТКХ хезмәтләре өчен тәүләмәүчеләргә карата җаваплылыкны катгыйландырган законны шәрехләде.

2016 елга Татарстан бюджетына салынган күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау күләме, узган ел белән чагыштырганда, үзгәрмәгән, һәм 4,7 млрд сум тәшкил итә. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 октябреннән 28 октябренә кадәрге чорда, 20 эш көне дәвамында, Әлки районы, Базарлы Матак авылындагы “ТМШ-1” торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында гомуми мәйданы 9271 квадрат метр булган 14 КФЙ һәр яклап тикшерелде.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 "ФОН" ОТ лешләп төзелә торган объектларын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча 17 ноябрьгә билгеләнгән очрашу вакыты күчерелгән дип белдерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International