Татарстаннан РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасы торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин бүген "Татар-информ" агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә 11 ноябрьдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган ТКХ хезмәтләре өчен тәүләмәүчеләргә карата җаваплылыкны катгыйландырган законны шәрехләде.
Әлеге документ нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 90 көннән артыкка тоткарланган очракта, пеня шактый арта. Әлеге яңалыкны аңлатып, А.Сидякин билгеләп узганча, Россиядә ТКХ хезмәтләр өчен бурыч күләме хәзер 1 трлн сумга якын тәшкил итә һәм әлеге сумманың якынча 30 проценты - халык әҗәте.
"Моны, ничектер, хәл итәргә кирәк. Ялгыз яшәүче карчык түләми дип сөйләү - сафсата, аның чынбарлык белән бернинди уртаклыгы да юк. Табышлары түбән булган кешеләр адреслы субсидияләр ала. Түләмәүчеләрне күпчелеге, ничек кенә сәер тоелмасын, - берничә инвестицион фатиры булган тотрыклы табышлы кешеләр, - диде, аерым алганда, Сидякин. - Моның белән килешергә ярамый һәм, шул исәптән пеняларны арттырып, кешеләрне вакытында түләргә өйрәтергә кирәк", - дип ассызыклады депутат.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, Татарстанда ТКХләр өчен түләү вазгыяте, РФның башка төбәкләре белән чагыштырган вакытта, шактый яхшы - 98 проценттан артык.
"Бүгенгә әлеге күп чәйнәлгән бер процент система эчендә 4,7 млрд сум күләмендә аерма тудырды. Бу бөтен республиканың хәзерге бәяләр буенча 1,5 ай торак-коммуналь хезмәтләрдән файдалануы", - дип шәрехләде, үз чиратында, Татарстанда ТКХ өчен бурычка бәйле вазгыятьне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов.