ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бүген селектор киңәшмәдә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт башкару һәм гражданнарны аварияле йортлардан күчерү программаларын тормышка ашыру буенча хәбәр итте. Татарстан Республикасын ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР ДТИ башлыгы Сергей Крайнов катнашты.
Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурс нәтиҗәләренә бүген Казан ратушасында йомгак ясалды. Җиңүче исемен бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Территориянең табигый ландшафтын саклап калу белән бергә, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны тәкъдим итә торган Россия-Кытай командасы проекты иң яхшылардан дип табылды. 

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чара үтте.
Югары Осланда 2015-2016 елгы җылыту периодына әзерләнү буенча чираттагы район штабы утырышы узды.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген "Татарстан Республикасы сәләт яшьләре академиясе" региональ оешма ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә коррупциягә каршы тору буенча киңәшмә үткәрде.
Парклар һәм скверлар елында Яр Чаллыда территорияләр үстерүенә игътибар бирелә.Бу елда Владимир Высоцкий скверын төзекләндерергә дип карар кабул ителде.
Тантаналы йолада котлау сүзләре белән ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрның беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А.С.Әхмәтшин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖнең Европа һәм Якын Көнчыгыш регионы җитештерүе буенча вице-президенты Вилфред Миддел белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Алабуга» МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ заводы директоры Алексей Евдокимов һәм башкалар катнашты.
5 октябреннән Яр Чаллының торак фондына җылы җибәреләчәк.Дүшәмбе көнне идарә итү оешмалары җылы кабызачаклар. Җылы график буенча, 4-5 көн эчендә биреләчәк.
Нурлат районында "Парклар һәм скверлар елы" программа тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International