Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурста җиңүче исеме игълан ителде
2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурс нәтиҗәләренә бүген Казан ратушасында йомгак ясалды. Җиңүче исемен бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Территориянең табигый ландшафтын саклап калу белән бергә, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны тәкъдим итә торган Россия-Кытай командасы проекты иң яхшылардан дип табылды.
Шәһәр башлыгы белән бергә бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясау чарасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, оештыру комитеты җитәкчесе, “Центр” стратегик үсеш агентлыгы директоры Сергей Георгиевский катнашты.
186 га мәйданны биләп тора торган Кабан күлләре системасы шәһәр өчен экологик каркас һәм эре мегаполислар өчен кирәк булган “яшел коридор” функциясен үти. “Кабан күленә - 70 мең ел, мондый масштабтагы һәм яшьтәге су системасы – уникаль күренеш. Үзәгендә шушындый күлләр булган шәһәрләр Россиядә генә түгел, хәтта дөнья буенча – бик сирәк. Казан өчен әлеге күлнең никадәр мөһим икәнлеге турында сүз алып барганда, югалган хәзинәләрне саклый торган, канатлы елан белән тарихка кереп калган күл турындагы күпсанлы риваятьләрне искә төшермәү мөмкин түгел. Кабан күлләре һәм аларның яр буе территорияләре – туристларны җәлеп итү һәм гореф-гадәтләрне саклап калу ноктасыннан, Казан өчен бик мөһим киңлек”, - дип билгеләп үтте бәйгенең экспертлар советы башлыгы, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.
“Сыгылмалы тасма. Казанның үлемсез мирасы” (“Эластичная лента. Бессмертное наследие Казани”) дип исемләнгән рус-кытай командасы архитекторлары проекты ачык киңлекләр белән бергә, ябык урыннарны да үз эченә алган ландшафт төзелеш концепциясен гамәлгә ашыруны тәкъдим итә.. Проектта экосистеманы тормыш белән тулыландырачак, шәһәр мохитенә активлык кертәчәк су белән эшләү - өстенлекле эш юнәлеше булып тора. “Проектны гамәлгә ашыра башлагач беренче эш итеп экологик инфраструктура – күлләрдәге су чистартылачак, яшел үсентеләр утыртылачак. Яр буйлары буйлап акрын транспорт хәрәкәте системасы булдыру планлаштырыла. Аннан соң әлеге система бөтен шәһәр буйлап таралырга тиеш. Кабан күлләре шәһәрнең бөтен ачык киңлекләрен “яшел коридорлар” белән тоташтыра торган беренче урын булачак”, - дип сөйләде проект авторларының берсе, “Turenscape + МАП architects” рус-кытай консорциум вәкиле Стэнли Ланг.
Югары Кабан күлендә, табигый ландшафтны саклап калу максатыннан, “җиңелчә генә” төзекләндерү эшләре каралган. Биредә тыныч кына ял итеп йөрү зонасы булдырылачак. Шәһәр халкына һәм башкала кунакларына көймәдә йөрү һәм балык тоту, күл буйлап йөзеп йөрү өчен мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк. Урта Кабан күлендә, киресенчә, сәнәгать предприятиеләре зонасын шәһәр халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларыннан чыгып, эшләр “мохит белән тулы көчендә” алып барылачак. Биредә төрле чаралар үткәрү, спортның экстрималь төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, яңа шәһәр пляжы булдыру каралган. Түбән Кабан күлендә, проект нигезендә, даими эшли торган сәүдә рәтләре урнаштырылачак, ял зонасы сакланып калачак һәм амфитеатр төзеләчәк.
Проект авторлары, Кабан күлләре системасының яр буе территорияләрен төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәр үзәге тагын да җанланыр дип өметләнәләр. Шәхси инвесторлар хисабына гамәлгә ашырылачак әлеге проект эшен киләсе елның яз аенда башлап җибәрәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара архитектура конкурсына дөньяның 18 иленнән 169 заявка тәкъдим ителде. Финалда 1 миллион сум күләмендәге бүләк һәм яр буйларының дизайн-проектын эшләүгә контракт өчен Россия, Франция, Бөекбритания, Италия, Кытай, Голландия, Испаниядән 10 архитектура бюросы көч сынашты.
Ике ай дәвамында архитекторлар Казанның төп иҗтимагый киңлеген яңарту өстендә эшләделәр. Бәйге финалына чыккан командаларның, Сусаклагыч зоналар елы уңаеннан, Татарстан Республикасында – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә башкарыла торган башка шәһәр төзелешенә кагылышлы проектларга җәлеп ителү мөмкинлеге бар.
Казан мэриясенең рәсми порталы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Алексеевское бистәсендә 96 фатирлы социаль ипотека йорты төзелеше башланды
Социаль ипотека программасы буенча Алексеевск районы Алексеевское бистәсенең Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелә.
18
апрель, 2026 ел
Татарстанда торак планы 52 процентка үтәлгән
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Агымдагы елда Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла, моңа 2,6 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарадагы Булатов исемендәге күппрофильле лицей бинасын ремонтлау 22 процентка үтәлгән
Кукмарада Булатов исемендәге күппрофильле лицейның өч катлы бинасына капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 407 миллион сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз