ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Спас районында арендалы торак төзелеше буенча киңәшмә үтте.
Кзыл тау авылында республика президент программасн тормышка ашыру кысаларында төзелгән күпфункциле үзәк ачылды.

Исәнбай мәктәбе территориясендә спорт мәйданчы ачылды. Бу объект "Универсаль спорт мәйданнары" республика президент программа кысаларында тормышка ашырыла.

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкауручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн төзелеше башлануны символлаштырган капсуланы нигезенә салды. Тантаналы чара аның Чаллыга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Наил Мәһдиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрделәр. 
Бүген Казанның Идел буе районы “Ферма-2” урамында 137 нче “Соловушка” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. 140 урынга исәпләнгән бакчаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина озатып йөрде.
2015 елның 7 нче сентябреннән 14 нче сентябренә кадәр Татарстанда "Игелеклелек язгы атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" республика акциясе үтәчәк. Ул яхшы эшләр башкару идеясын тормышка ашыру өчен хәзмәт итәргә чакырылган.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына комиссиясез түләүләргә идарә оешмаларын өстәү буенча эшне дәвам итә. Бүгенге көнгә 92 килешү төзелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар көннәре кысаларында берничә яңа паркта һәм скверда булды. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесее помощник Наталия Фишман, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Татарстан МКФХ ТР Арбитраж судына ЧҖҖ "Уңайлы йорт"ын көчләүле аеру яки берничә оешманы бүлеп алу буенча судка мөрәҗәгать итте.

6
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бүген ТРда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Аксенов скверында һәм Меңьеллык паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International