ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2013 елда Татарстанда старт алган авыл участковыйлары өчен торак торгызу программасы бүгенге көндә дә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аның нигезендә быел ике шундый йортны (Карабаш бистәсендә һәм Татар Димскәе авылында) сафка бастырдылар. 
ТР Төзелеш министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелеш комплексы" дәүләт мәгълүмати системасын барлыкка китерү өчен багышланган киңәшмә үтте.

Менделеевск муниципаль районы Камаево авылында бала бакчасы ачылды.
Торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән ярдәмнәрнең сыйфатына халыктан  күп санлы зарланулар белән бәйләнештә ТКХ сферасында иҗтимагый контроль буенча региональ үзәге җитәкчелеге шимбә көнен халыкны гомуми һәм юридик мәсьәләләре буенча кабул итү көне эшләделәр.
Бүген Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” яңа боз сарае ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш материаллар эшләп чыгаручыларга дәүләт ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә үттеТР Төзелеш министрлыгында төзелеш материаллар эшләп чыгаручыларга дәүләт ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

Бүген Казанда Х.Ямашев проспекты, 100б адресы буенча урнашкан яңа "Континент" балалар паркы ачылды. 

Тантананың мәртәбәле кунагы Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Бүген Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында һәм Кама-Исмәгыйлово авылында республика президент программа буенча төзелгән  Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлеге полиция участковыйлары өчен административ-торак комплеслары ачылды.Тантаналы йолада Россия Федерациясе Эчке эшләр министрның беренче урынбасары полиция генарал-полковник  Александр Горовой, ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-иайоры Артем Хохорин, ТРда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм шәһәр,район җитәкчелеге катнашты.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Казанның Идел буе районындагы “Зөбәрҗәт шәһәр” (“Изумрудный город”) торак микрорайоныда 140-нчы номерлы яңа балалар бакчасы ачылды. Балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны “өй туе” белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International