Бөгелмәдә полиция участковыйлары өчен 2 йорт ачылды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
2013 елда Татарстанда старт алган авыл участковыйлары өчен торак торгызу программасы бүгенге көндә дә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аның нигезендә быел ике шундый йортны (Карабаш бистәсендә һәм Татар Димскәе авылында) сафка бастырдылар. 

Мондый административ-торак пунктлары – участок полиция хезмәткәренә тәүлек әйләнәсенә авыл халкының аларга мөрәҗәгать итә алуын тәэмин итә торган җир. Бер типтагы проектлар ТР Президентының Дәүләт торак фонды тарафыннан һәм төзелеш эшләренең ике чыганагыннан (республика һәм җирле бюджетлардан) финанслана.

Йортларны 9 август көнне эксплуатациягә тапшырдылар. Аларны ачу тантанасында ТР эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Бөгелмә районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Билалов һәм төзүчеләр катнашты. Бәйрәмдә төзүчеләргә полиция уполномоченныйлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең социаль хокукый якланганлыгын тәэмин итүгә, тормыш шартларын яхшыртуга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International