Рөстәм Миңнеханов Казанда боз сарае ачты

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” яңа боз сарае ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Төзелеш урынында капсула 2014 нче ел августында салынды. Яңа объектта боз мәйданы, тренажер залы, аэробика залы, тимераякларны саклау, киптерү, кием алмаштыру, судьялар һәм тренерлар өчен бүлмәләр һәм башкалар бар. Бинаның гомуми мәйданы – 5 855 кв.м. Трибуналарда тамашачылар урыннарында 200 кеше урнаша ала.

Боз сараен төзүгә акча федераль бюджеттан (100 млн сум) бүленеп бирелү 2013 нче елда һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестивалендә җиңүче төбәкне бүләкләүдә каралган иде. Ул вакытта “Чемпионнар лигасы” дивизионы җиңүчесе исеменә Казаннан “Казанские драконы” хоккей командасы лаек була. Төзелешкә өстәмә акчалар шулай ук республика һәм муниципаль бюджетлардан бирелде. 

“Алтын алка”  янында 113 һәм 146 нчы номерлы шәһәр мәктәпләре урнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов спорт комплексында тренажер залын һәм нәфис гимнастика белән шөгыльләнү залын карап чыкты. 

Тантана үзе бозда узды. Рөстәм Миңнеханов җыелганнарны сәламләде һәм Татарстанда хоккей үсешенең темплары белән горурланы\уын ассызыклады. “Бүген бездә балалар да, олылар да хоккей уйнарга ярата. Минемчә, республикада моның өчен бөтен шартлар булдырылган. Бүген Татарстанда 40 боз сарае эшли. Һәм хәзер сезнең белән бергә чираттагысын ачабыз”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул боз сараеның башкаланың “Казанские драконы” командасының уңышы нәтиҗәсендә төзелүен шәрехләп үтте. Рөстәм Миңнеханов аларга алга таба яңа җиңүләргә ирешүләрен теләде. 

Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында билгеләгәнчә, әлеге спорт корылмасы шәһәрнең халык күп санда яшәүче районнарының берсендә сафка бастырылды, бу  яшьләр арасында хоккейны популярлаштыруга ярдәм итәчәк. 

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин “Татарстан” командасы составында “Казанские драконы” командасына каршы иптәшләрчә матчта уйнады. Уен 14:8 "Татарстан" командасы җиңүе белән тәмамланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International