ТР Төзелеш министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелеш комплексы" ДМС барлыкка китерү өчен багышланган киңәшмә үтте

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
ТР Төзелеш министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелеш комплексы" дәүләт мәгълүмати системасын барлыкка китерү өчен багышланган киңәшмә үтте.
Утырыш төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте.
Киңәшмәдә регионда төзелеш этапларын автоматлаштырырга,шулай үк кирәкле объект төзүенә заказ бирү,аның проект эшкәртүен,коммуникация челтәрләрен,инфраструктура объектлар төзү өчен чакырылган "Татарстан Республикасы төзелеш комплексы" ДМС программасын эшкәртү барышы буенча фикер алыштылар.
Дәүләт системасын эшкәртә торган «Барс Групп» вәкиле сүзләре буенча программаны 2015 елның октябрендә тест үткәрергә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International