Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасарының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин һәм башкалар катнашты.