Кече Кайбыч авылында балалар бакчасы ачылды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанда 30 уникаль республика президент программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе - "Бала бакчаларын төзү программасы", аның кысаларында Кече Кайбычында бала бакчасы төзелә. Хәзерге вакытта төзелә торган бакчада эшкәртү эшләре бара.
Төзелеш декабрьнең ахырында башланды.Бала бакчасы 50 урынлы һәм 2 төркемгә расланган.
Райондагы мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шәкиров сүзләре буенча районда 18 бала учрежденияләре эшли,анда 549 бала йөри.Бүгенге көнгә чиратта 16 бала тора.

Соңгы биш елда Мәлкидә, Хуҗа Хәсәндә, Федоровскоеда, Кошманда, Олы Подберезьеда һәм Борындыкта – барлыгы алты балалар бакчасында ремонт ясалды. Аларның һәрберсе ремонттан соң берәр группага зурайтылды. Күптән түгел Борындык балалар бакчасында да капиталь ремонт төгәлләнде, - диде Илдар Шәкиров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International