ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрү турында” 430-р номерлы Әмернамәсен үтәү максатында 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр төзелешкә бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларын калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгаруны нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итү максатында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.
"Россия Федерациясенең гражданнарын үтәрлек һәм уңайлы торак һәм коммуналь уңайлыклар белән тәэмие итү" Россия Федерациясе дәүләт программасы кысачаларында "Россия гаиләсенә торак" программасын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасында җир өлешләре, йорт төзүчеләре,проектлар сайлау белдерелгән.Документлар тапшыру вакыты -  2015 елның 27 апрельдән 27 майга кадәр.
Өстәлмә мәгълүмат: http://minstroy.tatarstan.ru/rus/konkursniy-otbor.htm

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин Казан шәһәрендә, Хади-Такташ ур.115 т. зоопаркны реконструцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы һәм ТР муниципаль районнары арасында 2015-2017 елларда республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүе турындагы килешүне имзаладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать пространстволарын (паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башкаларны ) заманча төзекләндерүгә багышланган семинарда катнашты.

Чара "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан башкаласында XV Россия и X Казан венчур ярминкәләре ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
«Татинвестгражданпроект» оешмасында Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвар улы «ТИГП», ГКУ «Төп инвестицион-төзелеш идарәсе » хезмәткәрләренә 2013 елда Казанда ХХVII Дөньякүләм җәйге универсиада оештыру һәм үткәрү өчен РФ Президенты В.В.Путин медальләр һәм грамоталар тапшырды.
ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында министр урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә V Республика яшьләр форумы кысачаларында Архитектура һәм шәһәр мохите" тематика мәйданчылыгында 12 проектны кара-каршы итеп яклау үтте.
Киңәшмә «Татинвестгражданпроект» генераль директорның беренче урынбасары Андрей Морозов җитәкчелегендә үтте. Киңәшмә катнашучылары-  ААҖ «Камгэсэнергострой», ГКУ «ТР Төпинвесттөзү ", ГАУЗ «ССМ РКОД » вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International