ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча киңәшмәдә катнашты.
Әз этажлы йортлар төзү соңгы вакытта торак төзелешнең перспектив сегмент булып атала.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген "Авария торак фондыннан гражданнарны күчереп утырту региональ адреслы программасын һәм капиталь ремонт региональ программасын тормышка ашыруы" темасына видеоконференция режимында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырлган Бөтенросиия селектор киңәшмә үткәрелде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның мәктәпкәчә укыту оешмалар төзү программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.Чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан ш. капиталь төзелеш идарәсе, Казан ш.мәгариф идарәсе, "ТР ДИТИ", «Татинвестгражданпроект» вәкилләре катнашты.
Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Буа районында авыл башкалалары өчен зональ семинар-киңәшмә үтте.
Семинарда ТР муниципаль оешмалар Советы Рәисе Минсәгит Шәкиров, ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыров һәм шулай үк Апас,Кама Тамагы,Дрожжанов, Кайбыч,Тәтеш һәм Буа районнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасарын Владимир Кудряшевны һәм Министрлыкның ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Ильдус Насыровка Республика Крымда коммуналь хуҗалык һәм социаль сфера объектларның тиеш булып функцияләүне тәэмин итүдә ярдәм итү эшендә актив катнашу өчен  хөрмәт белдерде.

25
апрель, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар. Аның катнашучылары бинада җыештырдылар һәм Министрлыкка барып тоташырылган территорияне затлыландыру эшләрен башкардылар.

Татарстан Республикасында 2015 елның 24 апреленә 691,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.



24
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 998 күпфатирлы йорт буенча подряд шартнамәләре теркәлде һәм реестрга кертелде. 975 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау эшләре башланды, шул исәптән инженерлык системаларын ремонтлау буенча: 154 йортта җылылык белән тәэмин итү, 122 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 272 йортта салкын су белән тәэмин итү, 269 йортта су бүлү, 219 йортта электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелә; 387 йортта түбә, 339 йортта фасад һәм 75 йортта лифт җайланмалары яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International