Татарстан Республикасында 2015 елның 24 апреленә 691,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 24 апрельгә социаль ипотека программасы буенча 337 фатирлы 27 йортта 18,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча төзелеп килүче объектлардан 74 объект әзер диярлек; 25 объект уртача әзерлектә; 11 объектта эшләр бик күп әле; 8 объект төзелә башламаган.
2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв. метр мәйданлы 21 торак йорт кору планлаштырыла. Бүгенгә 8 мең 119,8 кв. метр мәйданлы 2 йорт эксплуатациягә кертелгән.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча193 ветеран өчен 37 йорт төзелә. Шулардан 8 объект әзер диярлек; 10 объект уртача әзерлектә; 19 объектта эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасындв яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 50 млн. сум каралган.
Хәзерге вакытта гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү 2011 – 2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. 2015 елда финанслау 64 млн. 594 мең сум булачак. Җыелма исемлеккә 2015 елда 393 гаилә кертелгән.
Өлешле төзелешкә килгәндә исә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм вәкаләтле органнар Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының рәсми реестрындагы 6 объектны контрольдә тоталар, шул исәптән 5се –Казанда (төзелеш алып баручылары – «Фирма «Свей» ҖЧҖ, «Магстрой» ҖЧҖ), 1се – Чаллыда (төзелеш алып баручысы – «Доступное жилье» ҖЧҖ).
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә учреждениеләр төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елга 73 объектта эшләр башкарыла, 13 объектта капиталь ремонт һәм реконструкция гамәлгә ашырыла.
«Авыл клублары» программасы буенча 2015 елга барлык 42 объектта да эшләр оештырылган.
«Беренчел медик-санитар ярдәм» сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча 2015 елга модульле фельдшер-акушерлык пунктлары өчен 43 муниципаль берәмлектә 60 фундамент корылган, 25 муниципаль берәмлектә 32 модуль төзелеш мәйданына илтеп җиткерелгән, 26 сы төзеп бетерелгән.
Вәкаләтле участок полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү өчен республиканың 17 муниципаль берәмлегендә 38 административ-торак комплексы корыла.