Алексей Фролов РФ Төзелеш министрлыгы бөтенросиия селектор киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген "Авария торак фондыннан гражданнарны күчереп утырту региональ адреслы программасын һәм капиталь ремонт региональ программасын тормышка ашыруы" темасына видеоконференция режимында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырлган Бөтенросиия селектор киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары, Төп дәүләт торак инспектор Андрей Чибис аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча 2014 елдагы план 100%ка үткәрелде дип хәбәр итте.
Шулай үк ил буенча күпфатирл торакта яңа капремонт системасын кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.Капремонт өчен җыелышлар 78 регионда кертелде. Министр урынбасары сүзләре буенча хәзерге елда 12 мең торак ремонтларга планлаштырылган.
Статс-секретарь, төзелеш һәмТКХ министры урынбасары Александр Плутник РФ субъектлары белән арендалы торак программасын үстерү һәм "Россия гаиләсенә торак" программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Программалар кысачаларныда дәүләт ярдәме программаларны тормышка ашыра башлаган РФ субъектлары арасында гына бүленәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International