ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
Ипотека кредитлау,мохтаҗлыкта булган гражданнарга ярдәм итү, инновацияләр кертү. Бу мәсьәләләр бүген РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкның коллегия утырышында каралды.Аның эшендә Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаруга лицензия бирү турында лицензия алырга теләүчеләрнең гаризаларын карап тикшерү буенча лицензия комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республиканың мәдәният министры Айрату Сибагатуллинга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы «Алабуга» МИЗда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АО һәм «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ Төркия заводларының җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Алабуга» ППТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм Алабуга мунициципаль районы администрациясе җитәкчелеге озата йөрде.
“Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ Күзәтчелек советы утырышында белдерде. Чара “Алабуга” МИЗның Административ-эшлекле үзәгендә үтте.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ЭЭМ эчке гаскәрләренең ветераннарына һәм хезмәткәрләренә ЭЭМ эчке гаскәр көне белән котлады.

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә “Хәят Кимья” заводы ачылуында катнаштылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы, Төркия делегациясе вәкилләре, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев, башка ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Норлат муниципаль районындагы “Уңайлылык” (“Уют”) ҖЧҖ һәм “Уңайлы йорт” (“Уютный дом”) ИК ҖЧҖ карата Чистай ЗТИ тарафыннан үткәрелгән документар планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә шартнамәләренең РФ Торак кодексы таләпләренә туры килмәве ачыкланды.
Ирек Фәйзуллин ЭБРБ "Татарстан Республикасының коммуналь оешмалар союзы" коллективы барлыкка килүнең 10 еллыгы белән котлады.
Минзәләнең суд приставлары үткән атнада ТКУ бурычларын 300 меңгә кыскарттылар, шуның белән 11 башкарма җитештерүне факт башкаруы белән тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International