Утырышта Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев, делегациясе вәкилләре, башка ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Утырышта “Дизайн Групп” Төркия компаниясе проектын “Алабуга” МИЗда гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды (пластик торбалар җитештерү). Төркия икътисад министры билгеләгәнчә, “Дизайн Групп” компаниясенең үз патентлары күп һәм тәҗрибәле белгечләр төркеме бар. Нихат Зәйбәкчи Рөстәм Миңнехановка махсус икътисадый зонаның киләчәк резидент компанияләренә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов Төркия хезмәттәшләрен “Алабуга” МИЗ резидент компанияләренә республика җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә ярдәм күрсәтелүендә ышандырды.