ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр. Барлыгы Казанда 25ләп парк зонасын торгызу һәм ремонтлау күз алдында тотыла. Проектларның һәрберсе турында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева җентекләп сөйләп бирде.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Торак фонды Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган барлык муниципаль районнарда да 2015 елгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен подрядчы оешмаларны квалификацион сайлап алу эшләре төгәлләнде.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында  "Фән шәһәре "Швабе" инновацияле инжиниринг үзәген Татарстан Республиканың Лаеш районында «СМАРТ Сити Казан» и «Иннополис» МИЗ территорияләрнең үсешен исәпкә алып урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Бүген Мөслим муниципаль районы Мөслим авылында капиталь ремонтыннан соң "Мөслим үзәк район хастаханәсе" ачылды.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Кайы Иншаат» төрек оешманың вәкилләре белән очрашу узды. Чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде,«Кайы Иншаат» идарәсе Рәисе урынбасары Мустафа Топрак, «Yaşar Baytak» медицина клиникасы җитәкчесе Яшар Байтак, «ES Endüstri» төп инженеры Тургай Озгу, Казан ш.Башкарма комитеты архитектура һәм шәһәрләр төзү идарәсе башлыгы урынбасары Гумер Хасанов һәм башкалар катнашты.
2015 елда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасы буенча билгеләнгән таләпләр нигезендә Яшел Үзән муниципаль районында подрядчы оешмалар сайлап алынды. Сайлап алу нәтиҗәсендә 5 подрядчы оешма җиңүче дип танылды, алар 27 күпфатирлы йортта гомуми милекне төзекләндерәчәк, шул исәптән 3 йортта лифтларны алмаштырачак.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.

28
февраль, 2015 ел
шимбә
2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 14,9 %. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

27
февраль, 2015 ел
җомга

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХДР тышкы икътисадый эшләр министры, РФ һәм КХДР арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәше Ли Рен Нам әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.

Бүген  "Алабуга" махсус икътисади зонада ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International