ТР Төзелеш министрлыгында «Кайы Иншаат» төрек оешманың вәкилләре белән очрашу узды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Кайы Иншаат» төрек оешманың вәкилләре белән очрашу узды. Чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде,«Кайы Иншаат» идарәсе Рәисе урынбасары Мустафа Топрак, «Yaşar Baytak» медицина клиникасы җитәкчесе Яшар Байтак, «ES Endüstri» төп инженеры Тургай Озгу, Казан ш.Башкарма комитеты архитектура һәм шәһәрләр төзү идарәсе башлыгы урынбасары Гумер Хасанов һәм башкалар катнашты.
Төркия оешмасы Татарстанда медицина клиникалар, кунакханләр һәм күңел юаткыч үзәкләр төзү буенча инвестор-йорт салучы ролендә чыгу теләген белдерде.
Катнашучылар апрель аенда килщсе очрашу турында килештеләр,анда Министрлык төркия вәкилләрен Татарстан Республиканың төзелеш объектлары белән таныштырачак һәм
хезмәттәшлек буенча алдагы планнар караячак.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International