ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елда Татарстан Республикасында 57 бәхетсезлек очрагы булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2015 елның 16 гыйнварына күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасында 94,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның 20 гыйнвардан 23 гынварга кадәр республика инженер-техника үзәге күпфатирлы торакта идарә итү эшчәнлегенә хак алу өчен лицензияләүгә әзерләнү курсларын үткәрә.
Казанда яр буе урамының концепциясе булырга тиеш, бу аны җанландырачак, шәһәр халкын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстанда яңа фатирларга Бөек Ватан сугышы 281 ветеран кертелде."Бу елны яңа фатир БВС 530 ветераны алачак дип планлаштырыла", - дип хәбәр итте бүген ТР Мәдәният министрлык видеоконференциясендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ТКХ программаларын гамәлгә ашыру һәм куллану идарәсенең башлыгы Илдус Насыров.
РФ хезмәт һәм социаль яклау министры максим Топилин Казан һәм Сочи шәһәрләрен инвалидлар өчен иң уңай дип атады. "Казан үзенең метро һәм башка транспорт инфраструктура объектларның җитештерүе белән горур була ала".Аның фикере буенча халыкның хәрәкәтле төркемнәре өчен үтәрлек яктан Казан үрнәк шәһәр.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
ААҖ «Камгэсэнергострой» катнашуы белән Татарстан Республикасы сәләмәтлек саклау объектларын проектлаштыру мәсьәләсе буенча атналык киңәшмә үткәрелде.
Лицензияләү механизмын кулланып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләти җайга салуга күчү тәртибен һәм вакытларын билгеләү турында.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгы Поволжск инфраструктура комплекс объектын инженер инфраструктура белән тәэмин итү һәм проектлашу мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International