Илдус Насыров:"500 артык Татарстан БВС ветераннары яңа фатир алырга тиеш"

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстанда яңа фатирларга Бөек Ватан сугышы 281 ветеран кертелде."Бу елны яңа фатир БВС 530 ветераны алачак дип планлаштырыла", - дип хәбәр итте бүген ТР Мәдәният министрлык видеоконференциясендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ТКХ программаларын гамәлгә ашыру һәм куллану идарәсенең башлыгы Илдус Насыров.
Спикер сүзләре буенча Татарстанда 2020 елдан Бөек Ватан сугышы ветераннарның торакларын яхшырту программасы буенча 1086 торак төзелде һәм файдалануга тапшырылды - 133,8 мең кв.м. Алар арасында 88 күпфатирлы торак йорт һәм 998 шәһси йорт.
"Дүрт муниципаль оешма -Баулы,Лениногорск,Мөслим һәм Ютаза - ветераннарны яңа йортларга кертергә әзерләнәләр: Баулы - 13-фатирлы,Лениногорск - 8-фатирлы, Мөслим - 6-фатирлы, Уруссу - 4-фатирлы торак йортлар", - әйтте И.Насыров.
Шулай үкхәзерге вакытта 2 мең 295 Бөек Ватан сугышы үзләренең йортларында ремонт көтәләр. "Бүгенге көнгә Татарстанның 13 муниипаль оешмасы бу эшне әле башламадылар яки мәгълүмат тапшырмадылар", - билгеләде ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International