ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 9 аенда 133,7 млрд. сум күләмендә үзенең табышы тупланган.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.Киңәшмәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


11
октябрь, 2014 ел
шимбә
"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ныгытырга ниятлиләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Данфосс" (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.
Хезмәт саклау өлкәсендә тикшерү кысачында ТР дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе 787 тикшерү уздырды, 16 млн.186 мең сумга карар чыгарылды. Бу турында республика киңәшмшсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген республика буенча Урман утырту көне үтте.Чарада бик күп кеше катнашты.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Минзәлә шәһәрендә 2013-2015 еллардагы авария торак фондыннан күченү адреслы республика программасын тормышка ашыруда тәҗрибә белән алмашу буенча зональ киңәшмә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш визиты кысаларында Дания Чит эшләр министрлыгы бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Gehl Architects компаниясе җитәкчелеге вәкилләре шәһәр тирәлеген оештыру һәм “Зур Казан” проекты концепциясен формалаштыру өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Копенгагенда компания офисында узды.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР программасын "Россия гаиләсенә торак" тормышка ашыру максатында "Россия Федерациясе халыгын уңай һәм үтәрлек торак һәм коммуналь уңайлыклар белән тәэмин итү" Россия Федерациясе дәүләт программа кысачында ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында торак төзелеш проектлар,йорт салучылар,җир урыннарын беренче сайланыш үткәрелгән.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында 2014 елның программалары буенча киңәшмә үтте.Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында  бәяләр тудыруда яңа юл табу буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International