Ф.М.Хәнифов: "Авария торакны бетерү программаның ашыруын тизләтергә кирәк"

2014 елның 10 октябре, җомга
Бүген Минзәлә шәһәрендә 2013-2015 еллардагы авария торак фондыннан күченү адреслы республика программасын тормышка ашыруда тәҗрибә белән алмашу буенча зональ киңәшмә үтте.
Киңәшмәгә Мөслем,Зәй,Менделеевск,Бөгелмә,Балык Бистәсе, Чистай,Лениногорск,Агрыз,Баулы һәм Тукай район вәкилләре чакырылды.
Киңәшмәдә Минзәлә район башлыгы Айдар Салихов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Дәүләт торак Фонд җитәкчесе Талгат Әбдуллин. катнашты.
Киңәшмә Садак авылында башланды,анда яңа өйләр төзелеше башланды,ул өйләргә кешеләр аварияле булган торактан күчереләчәк. Минзәлә башлыгы сүзләре буенча Минзәләдә 33 өй төзелә.
Киңәшмә балалар иҗаты торагында дәвам итте.Анда катнашучылар тәҗрибәләре белән алмашындылар.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International