ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Яшел Үзәндә 4нче номерлы мәктәп янында яңа спорт мәйданы ачылды.

31
август, 2014 ел
якшәмбе
Иртәгә республика якты бәйрәм итә -Белем көне! 1 сентябрь - һәрберебезгә бу аерым бер бәйрәм.

Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, республика башкаласының Яңа Савин районында уникаль “Умка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу Татарстанда ясалма боз катырылган шугалаклы бердәнбер балалар бакчасы булуы белән үзенчәлекле. Бакча ачылышы тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре килде.

29
август, 2014 ел
җомга
2014 елның октябрь аенда ТР Төзелеш министрылыгы массакүләм мәгълүмат чаралар өчен Министрылыкның программаларын яктырту буенча бәйгенең нәтиҗәсен ясаячак һәм теләгәннәрне бәйгедә катнашырга чакыра.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин девиант булган балалар үзәген йөреп чыкты.Үзәк бинасында капиталь эшләре тәмамлана.
2013 елның 1 гыйнвар аеннан су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча Канун эшли.
Бүген МИЗ "Алабуга"да автомобильгә металл кисәкләр җитештерү  буенча тантаналы йола узды.Йолада Татарстан Президенты Р.Н.Мижнеханов,Корея Республиканың Министр-Советник Ян Мин Чон,«Джошкуноз Холдинг» генераль координаторы Дженк Йоней,«Форд Соллерс» президенты Тэд Каннис, министрылыклар катнашты.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мамадыш районында яңа бала бакчасы һәм ике спорт мәйданы ачылды.
ТР Төзелеш министрылыгында бүген "Йортларда спорт мәйданнарын төзү" программаның тормышка ашыруны тәмамлау соравы буенча киңәшмә үтте.Киңәшмәне төзелеш комплексны тормышка ашыру идарә башлыгы Илшат Гимаев үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International