ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
КДАТУ төзелеш отряды «Космодром «Восточный» Бөтенроссия төзелешендә Россияның 22 отряд арасында бәйгедә җиңүчеләр булып танылган.
Бүген Саба районында Бай Саба авылында яңа бала бакчасы ачылды. Ачылышта Премьер-министр Ильдар Халиков, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, "Ак таш" җәмгыятенең йорт салучы җитәкчесе Газинур Ахметов һәм башкалар.
Июлнең ахырында ЯАҖ "Челныводоканал" " Чистартылган суны ультрафиолет белән йогышсызландыру станциясе" проектын тормышка ашыруын тәмамлады.Хәзер чистартылган су баштан ультрафиолет белән йогышсызландырылачак,анна соң гына Камага чыгарылачак.
Казан шәһәренең "торак-коммуналь хуҗалага һәм тышкы төзекләндерү эчтәлегендә шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техника күзәтү хезмәте" ТКХ рефлрмалаштыруына ярдәм Фонды, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы, Казан Мэриясы белән 2014 елның 18-19 сентябрьдә Казанда күпфатирлы торакның капиталь ремонтын оештыру һәм тикшерү буенча Бөтенроссия гамәли семинар үткәрәләр.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.Утырышта ТР Төзелеш,архитектура һшм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефтехиминвест-холдинг»генераль директоры Рафинат Яруллин катнаштылар.
Бүген  “Sommer Anlagentechnik GmbH” вәкилләре «Казанский ДСК» заводын карап чыктылар.Визит максаты - заводның модернизация хәле белән танышу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 26 нчы микрорайонында яңа боз сарае төзелеше мәйданчыгына капсула салу тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Хоккей федерациясе башкарама директорының ярдәмчесе һәм “Казан драконнары” хоккей командасының тренеры Роберт Гайнуллин, “Ак барс” балалар хоккей командасында тәрбияләнүче, 113 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Тимур Перфилов һәм башкалар катнашты.
"2020 елга 90% Россияда яшәүчеләре чиста су алырга тиеш - бу Россия Төзелеш миистрылыгының бурычы.Бүген Россияда чиста су 60% кешегә генә килә", - диде Андрей Чибис.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты.Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Марат Сәйфетдинов Илдар Халиков оештырган эш сәфәрендә катнашты.Тәтеш районында күпфатирлы торак ачылды һәм район активы белән очрашу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International