Тәтеш районында яңа күпфатирлы торак ачылды

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Марат Сәйфетдинов Илдар Халиков оештырган эш сәфәрендә катнашты.Тәтеш районында күпфатирлы торак ачылды һәм район активы белән очрашу үтте.
Яңа фатирлы булучыларны котлап, Илдар Халиков, фатирларында җылы, уңайлы-җайлы булуны, күршеләре белән дус яшәүләрен, йортларында шатлыклы вакыйгаларның күп булуын теләде. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты намуслы хезмәтләре өчен төзүчеләргә тапшырылды.
Алга таба катнашучылар “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар: монда ул бассейн төзелешенең барышы белән таныштылар.
Районның ничек яшәве турында аның башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде. Позитив мизгелләр арасында – “Волжанка” сәнәгать паркы үсеше, җиләк-җимеш җитештерү һәм минераль су тутыру производствосы үсеше буенча инвесторлар эше. Район игенчеләре комбайн бункерларыннан 80 мең тоннага якын ашлык биргәннәр. Гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар уңышлы үсеш алган. Район 26 федераль һәм республика программасында катнаша, берьюлы 60 объектта эш алып барыла. Проблемалар арасында эшсезлек аталды, аның дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек югары (1,1 процент), шулай ук 15 торак пунктка каты өслекле юл салынмаган.
Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International